news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус пандемиясе башыннан ук авыру күрсәткечләре югары булган районнар билгеле

Татарстан авыру күрсәткечләре буенча Россия субъектлары арасында 81 нче, Идел буе округында соңгы урында.

Коронавирус пандемиясе башыннан ук авыру күрсәткечләре югары булган районнар билгеле

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус инфекциясе очраклары чагыштырмача күбрәк теркәлгән районнар билгеле. Аларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина атады.

Әтнә, Апас, Чүпрәле, Лаеш, Биектау, Питрәч, Югары Ослан, Теләче, Саба районнары, Казан шәһәре - исемлектә. Аларда пандемия башыннан ук коронавирус йоктыру дәрәҗәсе югары булган.

«Татарстан авыру күрсәткечләре буенча Россия субъектлары арасында 81 нче, Идел буе округында соңгы урында», — диде Марина Патяшина.

news_right_1
news_right_2
news_bot