Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиб ковидка каршы прививка ясаткан кешеләрнең авыруны ничек кичерүе хакында сөйләде
Коронавирус инфекциясенең авыр очраклары прививка ясаткан пациентларда бик сирәк очрый, дип искәртте Николай Крючков.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручыларның артуы вакцинация узган кешеләргә дә кагылды. Иммунолог, «Клиникал Экселанс Груп» компаниясе генераль директоры, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков Sputnik радиосына биргән интервьюсында аларның авыруны ничек кичерүе хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Коронавирус инфекциясенең авыр очраклары прививка ясаткан пациентларда бик сирәк очрый, дип искәртте иммунолог.
«Әгәр кеше вакцинациядән соң авырып китә икән, күпчелек очракта ул аны җиңел кичерә. Гәрчә кешедә чирнең авыр формасы күзәтелү ихтималы барыбер кала, әмма ул 1-2 процент кына тәшкил итә», — диде Крючков.
Коронавирус инфекциясе йоктыргач, прививка ясаткан кеше шулай ук вируслар бүлеп чыгарачак һәм әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырачак, әмма бу чор кыскарак булачак, дип билгеләп үтте ул.
«Гадәттә, бу чор симптомнар барлыкка килгәннән соң бер атнага кадәр дәвам итә. Әлеге очракта ул өч-дүрт көн тәшкил итәчәк», — дип искәртте Крючков.
Аның сүзләренчә, прививка ясаткан кеше әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыруын белмәскә дә мөмкин. Чөнки анда коронавирус инфекциясен йоктыру симптомнары күзәтелмәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз