news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт коронавируска каршы прививканың көмәнле хатыннар өчен зыянлы булмавын әйтте

Вакцинациянең яралгыга йогынтысы хакында җитәрлек мәгълүматлар тупланды, диде академик Арег Тотолян.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Көмәнле хатыннар коронавирус инфекциясенә каршы үз вакытында прививка ясаткан очракта, бу булачак ананың сәламәтлеген дә, баланы да инфекциянең авыр нәтиҗәләреннән саклаячак.

Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Пастер исемендәге Санкт-Петербург эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Арег Тотолянга сылтама белән хәбәр итә.

«Бүген инде без вакцинациянең көмәнле хатыннар өчен куркыныч тудырмавы турында зур ышаныч белән әйтә алабыз. Вакцинациянең яралгыга йогынтысы хакында җитәрлек мәгълүматлар тупланды. Шуңа күрә булачак аналарны үз вакытында иммунизацияләү — әни кешене дә, сабыйны да коронавирус инфекциясенең авыр нәтиҗәләреннән (бала төшерүгә кадәр) саклауда ышанычлы мөмкинлек», — диде Тотолян журналистларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100