news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4,6 меңнән артык очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстанда коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланды. Шулардан 37 кеше моңа кадәр коронавирус эләктергән авырулар белән аралашкан, ике кеше инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. 5 кеше хастаханәгә озатылган, калган 34 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

Инфекция йоктыручыларның икесе балигъ булмаган, 7 кеше 18-30 яшь аралыгында, 18 кеше 30-50 яшь аралыгында.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (21 кеше) ачыкланган. Моннан тыш, Чаллыда — алты, Лаеш районында — өч, Биектау районында — ике, Аксубай, Баулы, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч һәм Сарман районнарында берәр кеше инфекция эләктергән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4634 очрагы теркәлгән, 3472 кеше (шуларның 48е — узган тәүлектә) терелгән. 1146 кеше дәвалануын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100