Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унҗиденче пациент үлгән
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган, 38 кеше терелгән.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган унҗиденче пациент үлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 1951 елгы Чаллы кешесен 5нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Анда Covid-19 вирусы һәм пневмония нәтиҗәсендә барлыкка килгән коронавирус инфекциясенең уртача-авыр формасы булган. Ир-ат кискен миокард инфаркты кичергән, шулай ук йөрәктә ишемия авыруыннан интеккән. «Пациент 2020 елның 25 июнендә вафат булды. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланды. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - диде Галимова.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган. Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4673 очрагы теркәлгән. 3510 кеше терелгән, 1145 пациент дәвалануын дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз