Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә уйлап табучылары коронавируска каршы көрәштә нәтиҗәле алым такъдим итте
Җайланма бинага кергәндә урнаштырылган махсус кабинеттан гыйбарәт.
(Бөгелмә, 3 июль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы», Валентин Юшанин). Шушы көннәрдә «ТНГ-Групп» компаниясе офисы фойесында инфекция юлында ышанычлы киртә булырга тиешле җайланманы тәкъдим иттеләр. Җирле Кулибиннар үз иҗат җимешләрен «ДезаРус» дип атарга булган: «деза» — «дезинфекция» сүзеннән, «рус» — «русча» сүзеннән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Җайланма бинага кергәндә урнаштырылган махсус кабинеттан гыйбарәт. Аппарат дезинфекция — йогышсызландыруның биш этабын тәэмин итә. Махсус келәмнәр аяк киеме табаннарын эшкәртү өчен кулланыла, ә шлюзга керү юлында урнашкан контактсыз дозатор һәм термометр кешегә бер үк вакытта антисептик ярдәмендә кулларны зарарсызландырырга һәм тән температурасын үлчәргә мөмкинлек бирә.
Тән температурасы тиешеннән югарырак булган очракта, бу турыда тавыш һәм яктылык сигналлары хәбәр итә. Ультратавыш җайланмасы ярдәмендә шлюзның үзендә өстәге киемне эшкәртү өчен дезинфекцияләүче чараның бик вак тамчыларыннан торган нәни болыт хасил була. Теләгән очракта, система бер тапкыр кулланыла торган пирчәтка һәм бахиллар бирә торган автоматлар белән тулыландырылырга мөмкин.
Үткәрү сәләте — минутына ун кеше. Шлюз, беренче чиратта, офисларга, җитештерү бүлмәләренә, дәвалау һәм белем бирү учреждениеләренә, сәүдә үзәкләренә кергәндә эшче персоналны дезинфекцияләү өчен билгеләнгән.
ТНГ-Универсал»ның баш инженеры Алексей Ларионов. Килеп чыккан җайланма — бөтен коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе. «ТНГ-Универсал» белгечләренең геофизика максатындагы приборлар һәм аппаратуралар әзерләү буенча зур тәҗрибәсе бар. Аларның уйлап табучы буларак сәләте һәм даны Россиядә дә, чит илләрдә дә яхшы билгеле.
Шлюзның җиһазланышына карап, якынча бәясе — 250 мең сумнан алып, 400 мең сумга кадәр. Оештыручылар аппаратның ун ел өзлексез эшли алуын гарантияли. Башта «ТНГ-Групп» һәм «ТаграС-Холдинг» компанияләренең барлык иярчен предприятиеләрен дезинфекция шлюзлары белән тәэмин итү планлаштырыла. Бөгелмәлеләрнең эше белән Пенза, Самара, Казан дәвалау оешмалары: ашыгыч ярдәм күрсәтү станцияләре һәм поликлиникалар кызыксынган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз