news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 30 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган

Барлыгы 378 048 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә 30 кешедә коронавирус рәсми рәвештә теркәлгән. Пандемия башланганнан алып республикада әлеге инфекциянең 21 573 очрагы ачыкланган.

30 пациент арасында бары тик бер кеше генә чирне читтә йоктырып кайткан. 11 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.

Шул ук вакытта, Татарстанда бер тәүлек эчендә 30 кеше савыккан. Пандемия башланганнан алып республикада 18 632 кеше терелгән.

Барлыгы 378 048 кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан, бер тәүлек эчендә бу сан 6 178гә арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot