news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 авыруының 54 яңа очрагы ачыкланган

Авыручыларның иң күбе — Казанда һәм Чаллыда.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 авыруының 54 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусының 54 яңа очрагы теркәлгән. Барлык пациентлар да авыруны республикада, контакт юл белән йоктырган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«30 кеше хастаханәдә ята, 24 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган категориядә — 23, 70тән 80 яшькә кадәр — 11 һәм 60тан 70 яшькә кадәр — 10 кеше.

Авыручылар арасында иң күбе Казан кешеләре — 35. Авыручылар саны буенча икенче урында - Чаллы, анда 6 очрак теркәлгән.

Татарстанда коронавирус диагностикасының бөтен чорында 3351 авыру ачыкланган. Аларның күбесе дәваланып бетте, шул исәптән 177 кеше узган тәүлек эчендә терелде, дип аңлатты Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100