Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирустан саклану өчен белгечләр борынны, тамакны һәм күзләрне юарга киңәш итә
Белгечләр шулай ук аяк киемнәрен юарга һәм киемне алыштырырга, ә файдаланылган шәхси саклану чараларын утильләштерергә киңәш итә.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты белгечләре урамнан өйгә кайткач, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү өчен борынны, тамакны һәм күзләрне юарга киңәш итә. Бу турыда стопкоронавирус.рф сайтында хәбәр ителә.
Урамнан кайткач, 20 секунд дәвамында җылы су белән кулларны, борынны һәм тамакны, битне һәм күзләрне юарга киңәш ителә.
Белгечләр шулай ук аяк киемнәрен юарга һәм киемне алыштырырга, ә файдаланылган шәхси саклану чараларын утильләштерергә киңәш итә.
Коронавирус аркасында мәҗбүри карантинда булган очракта, ашау алдыннан кулларны сабынлап, җылы су белән юарга яки бәдрәфтә булганнан соң антисептиклар белән эшкәртергә киңәш ителә. Моннан тыш, биналарны даими рәвештә җилләтергә, дезинфикцияләүче химия чараларын кулланып җыештырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз