news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус йоктырган Татьяна Васильева: Анализлар нәтиҗәсен көтәм, өйдә дәваланам

Россиянең халык артисты хастаханәгә ятарга кирәк дип санамый.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Россиянең халык артисты, актриса Татьяна Васильева Covid-19 коронавирусы аркасында ике яклы пневмония белән авырый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хәлем ярыйсы, авырыйм. Анализлар нәтиҗәсен көтәм, өйдә дәваланам. Әлегә йогышлы авырулар хастаханәсенә ятарга кирәк дип санамыйм», — дип сөйләде актриса.

Ул элек температурасы күтәрелүе, хәзер төшүе турында да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100