Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр Covid-19тан кеше күп үлүнең яңа сәбәпләрен әйтте
Тикшеренүчеләр коронавирустан үлү очраклары күп теркәлгән илләрдә гражданнарга D витамины җитмәвен теркәгән.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Кайбер илләрдә коронавирустан үлем очраклары күп теркәлгән, чөнки кешеләрнең организмында D витамины җитмәү күзәтелә. Патшабикә Елизавета хастаханәсе фонды һәм Көнчыгыш Англия университеты галимнәре шул хакта белдергән. Бу турыда Research Square журналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Экспертлар Европаның 20 илендәге гражданнарда D витаминының уртача дәрәҗәсен коронавирустан үлүчеләр саны статистикасы белән чагыштырдылар. Алар бу күрсәткечләр үзара бәйләнештә дигән нәтиҗәгә килде. Гражданнар витаминга кытлык кичергән илләрдә үлү очраклары күбрәк булганы күзәтелгән.
Кешедә витаминның иң түбән дәрәҗәсе Испания, Италия һәм Швейцариядә яшәүчеләрдә теркәлгән. Моннан тыш, матдәнең җитмәве еш кына Covid-19 иң еш корбаннары булган өлкән яшьтәге кешеләрдә күзәтелә.
Хәзерге вакытта галимнәр биологик актив матдәләр ярдәмендә коронавирусны профилактикалау буенча киңәшләр әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз