Әлмәттә яман шешне һәм шикәр диабетын ачыклау буенча фәнни тикшеренүләр үткәрелә

Тәҗрибә өчен теләге булган 300 кеше сайлап алынды.

(Әлмәт, 3 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә башлангыч стадиядә яман шешне һәм шикәр диабетын ачыклау буенча мөһим фәнни тикшеренүләр үткәрелә.

Тәҗрибәне перспективалы тикшеренүләр фонды заказы буенча Көньяк федераль университеты үткәрә. Галимнәр өчен «Татнефть» медсанчастендә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Сыналучы биогибрид технологиясенең төп диагностикасы кимерүчеләрдә үткәрә. Алар хәтта әйләнә — тирә һавадагы иң аз үзгәрешләрне дә тоярга һәм кешедә социаль яктан әһәмиятле авырулар-ашказанының һәм үпкәнең яман шеше, шикәр диабеты, туберкулезның үсеш куркынычын югары төгәллек белән ачыкларга сәләтле.

Пациент трубкага сулый, пакетны һава белән тутыра, ул бокска керә, ә анда күсе урнашкан. Чөнки ул бик сизгер, ис буенча оча торган патоген матдәләр булуын аңлый. Алар организмда авырулар вакытында эшләнә. Кимерүче аны идентификацияли, аның баш мие реакция бирә, реакцияләрне сенсорлар эшкәртә һәм «маркер» матдәләр бармы, юкмы икәнен күрсәтә.

Тәҗрибә өчен теләге булган 300 кеше сайлап алынды. Алар 50 яшьтән өлкәнрәк, начар нәсел чирләре бар һәм тәмәке тарталар.