news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш инфекционисты: Үз-үзеңне изоляцияләү россиялеләр өчен кирәкле чара

Карантинны туктату яки озайту турындагы карарны бары тик бер-ике атнадан соң гына әйтеп булачак.

Татарстанның баш инфекционисты: Үз-үзеңне изоляцияләү россиялеләр өчен кирәкле чара
архив/Султан Исхаков

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Хәзерге вакытта Россиядә Covid-19 коронавирусы белән авыруның көчле чагы түгел, шуның өчен Россия халкы карантин вакытында вируска каршы саклану чараларын кулланырга тиеш. Бу хакта туры элемтә вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Халит Хаертынов сөйләде.

«Бер-ике атнадан соң без эпидемиянең нинди стадиясендә булганын ачыклый һәм карантинны туктату яисә туктатмауны аңлап, килеп туган вазгыятьне хәл итә алырбыз дип уйлыйм», — диде ул.

Халит Хаертынов үз-үзеңне изоляцияләү кешеләрнең бер-берсе белән элемтәгә керүне киметү өчен кирәклеген, чөнки «вирус һава һәм тамчы юлы белән» күчүен әйтте. «Икенче яктан карасак, коронавирус нинди дә булса симптомнар белән белдерелмәскә дә мөмкин. Кешенең тышкы кыяфәтеннән генә аның авыру яисә сәламәт икәнен билгеләп булмый», — диде белгеч. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100