Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның баш инфекционисты: Коронавирустан өлкәннәр арасында үлүчеләр саны күбрәк
Риск төркемендә булучыларга өйләреннән чыкмаска киңәш ителде.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Халит Хаертынов Covid-19 коронавирус барлык кешегә дә йогарга мөмкинлеген, әмма өлкән кешеләр арасында үлүчеләр саны күбрәк булуын әйтте. Бу хакта ул туры элемтә вакытында әйтте.
«Коронавирус белән теләсә кайсы яшьтә авырырга була, ләкин үлем очраклары турында сүз алып барганда ул күбрәк өлкәннәрдә күзәтелә. Яшьләр арасында да үлүчеләр юк түгел. Шулай да статистикага карасак, өлкән яшьтәге кешеләрдә коронавирус йогу рискы югары булуын раслый торган төгәл мәгълүматлар бар», — дип билгеләп үтте ул.
Халит Хаертынов хроник авырулы олы кешеләрдә коронавирусның бик авыр узганын аңлатты.
Туры эфир вакытында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә өйдән чыкмаска, туганнар белән элемтәгә кермәскә, азык-төлек һәм дарулар сатып алу өчен волонтерлар хезмәтеннән файдаланырга киңәш итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз