news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Онкология белән авыручыларга медицина учрежденияләренә йөрү мөмкинлеге чикләнми

Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт министрлыгы һәм Татарстанның волонтерлык үзәге тормыш өчен мөһим булган медицина ярдәмен алу мәсьәләсен контрольдә тотачак.

Онкология белән авыручыларга медицина учрежденияләренә йөрү мөмкинлеге чикләнми
Рамиль Гали

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда онкология белән авыручыларга, кирәкле ярдәм алу өчен, медицина учреждениеләренә бару рөхсәт ителгән. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Онкология белән авыручыга медицина ярдәме алу өчен өйдән чыгарга рөхсәт ителә. Бу — сәламәтлек өчен мөһим, беркем дә аларга урам буйлап йөрергә комачауламаячак», — диде ул.

Әлеге процедураларга мохтаҗ кешеләр белән эшчәнлек Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Хезмәт эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстанның Волонтерлык үзәге тарафыннан башкарылачак, дип өстәде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100