Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын алты яңа очрагы теркәлгән
Инфекция эләктергән кешеләрнең барысы да хастаханәдә, аларның хәле канәгатьләнерлек дип әйтерлек.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын алты яңа очрагы теркәлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Вирус Франция, Германия һәм Швейцариядән кайткан татарстанлыларда ачыкланды. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип әйтерлек, температуралары юк. Барысы да табиблар күзәтүендә, моңа кадәр карантинда булганнар», - дип ачыклык кертте ул.
Роспотребнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыруның 1 миллионнан артык очрагы теркәлгән, бер тәүлек эчендә аны 80,4 мең кеше эләктергән. Россиядә Covid-19 коронавирусы йоктыруның 3,5 мең очрагы теркәлгән, шуның 771е – соңгы тәүлектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз