Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр сәламәт туклануның төп принциплары хакында аңлатты
Энергияне куллану белән аны сарыф итүдә тигезлек сакланырга, ягъни кеше көн саен энергияне күпме сарыф итсә, аны шулкадәр диярлек алырга тиеш, дип искәртте Марина Патяшина.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә гражданнарга сәламәт туклануның төп принциплары хакында искәрттеләр.
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина туры эфир вакытында бу хакта җентекләбрәк сөйләде.
Белгеч билгеләп үткәнчә, энергияне куллану белән аны сарыф итүдә тигезлек сакланырга, ягъни кеше көн саен энергияне күпме сарыф итсә, аны шулкадәр диярлек алырга тиеш. Икенче принцип: көндәлек рационның химик составы аның макронутриентлар (аксым, май, углеводлар) һәм микронутриентлар (витаминнар, минераль матдәләр, микроэлементлар) буенча физиологик ихтыяҗларына туры килүе шарт.
«Көндәлек рационга, һичшиксез, туендырылган майларның күләме киметелгән азык-төлек продуктларын кертергә кирәк. Болар — балык, чикләвек, көнбагыш, үсемлек майлары. Өстәвенә, без көндәлек рационга гади шикәр һәм аш тозының күләме киметелгән продуктлар да кертергә тиеш. Биредә яшелчә һәм ярмалар хакында сүз бара. Колбаса эшләнмәләре тоз микъдары югары булган продуктлар рәтенә керә, аларны азрак кулланырга кирәк», — диде Патяшина.
Спикер билгеләп үткәнчә, бигрәк тә язын, авитаминоз чорында рационда витаминнар, азык җепселләре, биологик-актив өстәмәләр белән баетылган продуктларның булуы шарт.
«Ризык төрле, ә туклану режимы оптималь (ягъни 3-4 сәгатьтән соң ашарга кирәк) булырга тиеш», — дип сүзен төгәлләде Патяшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз