news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 49 кеше коронавирус йоктырган

Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 меңнән артык очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 49 кеше коронавирус йоктырган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 49 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 18 меңнән артык авыру ачыкланган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева шул хакта сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 49 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстанда үсеш буенча 18 131 очрак ачыкланган», - дип билгеләп үтте спикер.

Бу вакыт эчендә коронавирустан республиканың 14 783 кешесе дәваланды, шул исәптән 91е — узган тәүлектә, дип өстәде Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100