news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов журналистларны коронавирустан прививка ясарга өндәде

«Сез куркыныч зонасында, гел кешеләр белән контактта. Бу тема мөһим. Вакцинация кирәк», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов журналистларны коронавирустан прививка ясарга өндәде
Михаил Захаров

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларны коронавирустан прививка ясарга өндәде.

«Сез куркыныч зонасында, гел кешеләр белән контактта. Бу тема мөһим. Вакцинация кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов журналист хатын-кызлар белән очрашуда. Ул ничә кешенең прививка ясатканын, күпмесенең антитәнчекләре булганын сорашты.

«Антитәнчекләр алар бетә. Барыбер сәламәтлекне карап торырга, тест тапшырырга кирәк. Вирус тиз генә бетмәячәген аңларга тиешсез. Авырган кешеләр дә игътибарлы, уяу булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент тормыш иптәше дә авырганын әйтеп узды. «Температурасы юк иде, ис тоюы югалды. Алар белән булсам да миңа эләкмәде. Аңлап булмый ул вирусны», — диде.

Рөстәм Миңнеханов Спутник V вакцинасы белән прививка ясаганнарның антитәнчекләре булуын, бернинди тискәре нәтиҗәләре булмавын әйтте. «Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз», — дип киңәш бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100