news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан саклану буенча киңәшләр әзерләде

Төп киңәшләр арасында кулны сабынлап юу, медицина битлеге куллану һәм гигиенаны үтәү һәм башкаларны санап үтәргә мөмкин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан саклану буенча киңәшләр әзерләде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы грипп, ОРВИ һәм Covid-19 коронавирус инфекциясен кисәтү буенча инструкция әзерләде.

Министрлык белешмәлегендә алты төп кагыйдә урын алган. Аларга түбәндәгеләр керә: кулларны сабынлап юу, эш урыны гигиенасы һәм гомуми гигиенаны үтәү, медицина битлеге ярдәмендә сулыш органнарын саклау, авыруның тәүге симптомнары күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итү, коронавирус инфекциясе таралу куркыныч булган зонадагы илләргә сәфәр кылуны кичектерү.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска бәйле эпидемиологик вәзгыять имин булмаган илләрне санаган иде. Әлеге исемлеккә Кытай, Көньяк Корея, Италия һәм Иран керә. Министрлык бу илләргә баруны кичектереп торырга тәкъдим итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100