news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов коронавирус белән бәйле вазгыятьнең контрольдә булуын әйтте

Бу хакта ул Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов белән очрашу барышында белдерде.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов коронавирус белән бәйле вазгыятьнең контрольдә булуын әйтте.

Бу хакта ул бүген Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов белән очрашу вакытында белдерде. Очрашуда Covid-19 пандемиясе шартларында республиканың сәламәтлек саклау системасының эше турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, коронавирус вазгыяте даими контрольдә тора. Татарстанда йогышлы авырулар өчен ятак резервы бар, барлык медицина оешмалары кирәкле җиһазлар, кислород, медикаментлар һәм саклау чаралары белән тәэмин ителгән. «122» колл-үзәге эше көчәйтелә. Республиканың оператив штабы көн саен эшли.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.Анда республика оперштабы җитәкчесе, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100