Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омикрон-штаммның беренче билгеләре ике көннән чыгарга мөмкин
АКШ, Көньяк Африка Республикасы һәм Бөекбритания табиблары үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Омикрон-штаммның тәүге симптомнары авыру белән аралашканнан соң ике көн үтүгә үк барлыкка килергә мөмкин. Тикшеренү уздырганнан соң, АКШ, Көньяк Африка Республикасы һәм Бөекбритания табиблары шундый нәтиҗәгә килгән.
Тикшеренү нәтиҗәләре Express газетасында дөнья күргән, дип яза РИА Новости агентлыгы.
Тикшеренүчеләр сүзләренчә, омикронның беренче билгеләре – тамак авырту, арыганлык билгеләре, төчкерү, төнлә тирләү, бил һәм тән сызлау. Чирнең тәүге симптомнарына баш авыртуын да керткәннәр.
Табиблар әйтүенчә, коронавирус билгеләре кайвакыт шактый соң да беленергә мөмкин. Кайбер очракларда инфекция йоктыру һәм симптомнар арасында 14 көн вакыт узарга ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз