news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 85 очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә республиканың 92 кешесе савыкты.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 85 очрагы ачыкланган
архив/Михаил Захаров

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 85 яңа очрагы теркәлгән.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 85 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, арта барып, барлыгы 16 302 очрак ачыкланды», - дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә республиканың 92 кешесе терелде, барлыгы 12 812 кеше коронавирусны җиңде, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100