news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог коронавирустан вакцина мөһим булган кешеләр турында аңлатты

Коронавирус белән авырган кешеләргә прививкадан баш тартырга кирәкми, чөнки вакыт узу белән организмдагы антитәнчекләр кими һәм чирне кабат йоктыру куркынычы бар.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Хроник авырулы пациентларга һәм өлкәннәргә коронавирустан прививка ясату тыелмый. Киресенчә, алар өчен вакцинация мөһим. Бу турыда табиб-иммунолог Владимир Болибокка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Белгеч риск төркеменә кергән кешеләргә прививка ясату алдыннан нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.

«Бу кешеләрдә коронавирус инфекциясенең авыр узу куркынычы югары булу сәбәпле, аларга прививка ясату мөһим. Бердәнбер шарт, прививканы хроник авырулар кискенләшкәнче ясатырга кирәк. Әлбәттә, прививка ясату алдыннан үз табибыңа мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде ул.

Шулай ук табиб вакцинация турындагы тагын бер уйдырманы юкка чыгарды. Аның сүзләренчә, коронавирус белән авырган кешеләргә башка гражданнарга кебек үк прививка ясатырга кирәк, чөнки вакыт узу белән антитәнчекләр кими һәм вирусны кабат йоктыру куркынычы бар. Антитәнчек санына тест бирергә кирәкми.

«Әгәр сез коронавирус белән авыргансыз икән һәм антитәнчекләрегез бар икән, вакцинациядән соң аларның саны артачак һәм сез ышанычлырак сакланган буласыз», — диде Болибок.

Әгәр вакцинациядән соң кешенең температурасы күтәрелә икән, борчылырга кирәкми. Бу организмның вакцинага гадәти реакциясе, ул һәркемдә дә булмаска мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100