Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр самолетта Covid-19 зарарлану куркынычын бәяләделәр
Ике сәгать эконом класста очкан пассажирларның 60,2 проценты коронавирус йоктырырга мөмкин.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Самолетта озак очкан вакытта пассажирларның 100% коронавирус йоктыру куркынычы белән очраша. Бу хакта «Известия»хәбәр итә.
Гринвич Университеты (Бөекбритания) тикшеренүчеләре мәгълүматларына караганда, 12 сәгать самолетта очкан вакытта экономкласс пассажирларының 99,6% ы, бизнес класста очучыларның 50% ы вирус йоктырырга мөмкин.
Әгәр самолетта очу ике сәгатькә якын дәвам итә икән, эконом класстагы пассажирларның 60,2% ы инфекция йоктырачак. Шулай итеп, 75 кешенең кимендә 45е коронавирус инфекциясен эләктерергә мөмкин. Бизнес-класстан бу вакыт эчендә 10,9% яки борттагы 50 кешенең биш-алтысы гына авырый ала, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз