news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче 82 яшьлек ир-ат ковидтан прививканың икенче өлешен ясаткан

Бабай үзен һәм якыннарын саклау өчен коронавирустан прививка ясатырга булган.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче 82 яшьлек Василий Пшеничниковка коронавируска каршы прививканың икенче өлешен ясаганнар.

Бабай прививканы Автошәһәрнең 7нче поликлинасында ясаткан. Василий Федорович белән бергә аның хатыны һәм улы да прививка ясаткан, өчесе дә үзләрен яхшы хис итә.

«Үземне яхшы хис итәм. Прививкадан соң хәлсезлек күзәтелмәде, киресенчә, җиңеллек һәм күңел тынычлыгы тойдым», — диде Василий Федорович.

Бабай үзен һәм якыннарын саклау өчен коронавирустан прививка ясатырга булганлыгын әйтте.

Ул ел саен грипптан да прививка ясата икән, вакцинация куркыныч авырулардан саклау чарасы дип ышана.

Табиблар сүзләренчә, «Спутник V» куркыныч тудырмый.

«Анда тере вирус юк. Прививка ясатканнан соң, кеше бөтенләй авырмый яки авыруны җиңел уздырачак», — дип сөйләде Чаллының 7нче поликлиника табиб-эпидемиологы Елена Кәримова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100