news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайдан Татарстанга кайтачак студентлар саны әлегә тәгаен билгеле түгел

Любовь Авдонина сүзләренчә, Кытайдан Татарстанга студентлар кайтыр алдыннан, вуз ректоратлары ведомствога алдан хәбәр итәчәк.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Каникуллардан соң Кытайдан Татарстанга кайтачак студентлар саны әлегә тәгаен билгеле түгел. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

“Әлегә без бу мәгълүматны төгәлләштерәбез. Кайбер вузлар мондый студентларга каникулларны озайтты. Татарстаннан Кытайга киткән студентлар вазгыять тынычланганчы мартка кадәр калырга мөмкин. Әлегә төрле позицияләр. Россия буенча тулаем шундый тәкъдим килеп иреште, мөмкин булса, каникулларны озайтачаклар. Шуңа күрә бу тәкъдимнән файдаланырлармы яки кайтырлармы – белмибез”, - диде.

Аның сүзләренчә, кайткан очракта да, студентлар эчке рейслар белән кайтачак, чөнки бүген Кытайдан рейслар юк.

“Шанхай, Пекин, тагын ике шәһәрдән бар, ләкин алар Мәскәүгә яки башка шәһәргә генә кайта ала, аннары эчке рейслар белән Татарстанга кайту мөмкин. Безнең үзара мәгълүмат алмашу көйләнгән, без алар турында вуз ректоратыннан гына беләбез. Кайтканда безгә оператив алдан хәбәр итәчәкләр. Татарстанга кайтачак студентларны, шулай ук, гадәттәгечә күзәтәчәкбез. Симптомнар булса, тикшерәчәкбез”, - диде Любовь Авдонина.

“Татар-информ” Татарстанда Кытайдан 1800 ләп студент белем алуы турында язган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100