news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайдан кайткан пассажирларның коронавируска анализ нәтиҗәләре тискәре булган

Бүген алар арасында медицина ярдәме сорап килүчеләр юк.

Кытайдан кайткан пассажирларның коронавируска анализ нәтиҗәләре тискәре булган
Султан Исхаков

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 31 гыйнвар көнне Казанга Кытай Республикасы Санья шәһәреннән соңгы рейс кайтты. 342 пассажир, 16 экипаж әгъзасының сәламәтлеге тикшерелгән, коронавируска анализ нәтиҗәләре тискәре булган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

«Аэропортта барлык пассажирлар тикшерелде, борын куышлыгыннан анализ алынды. Нәтиҗәләр тискәре дип расланды. Аларны яшәү урыны буенча табиблар күзәтә. Бернинди өстәмә чикләүләр кертелми. Алар арасында медицина ярдәме сорап килүчеләр юк», — диде Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

3 февральгә булган мәгълүматларга караганда, гыйнварда төрле вакытта Кытайдан кайткан 39 кеше ОРВИ симптомнары белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән, 32 кеше — Татарстанда яшәүчеләр, калганнары башка төбәкләрдән.

«Алар барысы да коронавируска һәм башка барлык билгеле вирусларга тикшерелде. Барысында да тискәре нәтиҗәләр ачыкланды. Тикшерү „Вектор“ Вирусология һәм биотехнология институтында үткәрелде», — диде.

Любовь Авдонина әйтүенчә, тикшерелгән кешеләрнең 80 процентында гриппка кагылышлы булмаган вируслар, икесендә А гриппы ачыкланган. Барысы да грипптан прививка ясатмаган булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100