news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус пандемиясе май аена тәмамланырга мөмкин

Онищенко сүзләренчә, моның өчен ковидтан саклану таләпләре үтәлергә һәм вакцинация тиешенчә үткәрелергә тиеш.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе май аена тәмамланырга мөмкин. Әмма моның өчен ковидтан саклану таләпләре үтәлергә һәм вакцинация тиешенчә үткәрелергә тиеш.

РФ атказанган табибы, табиб-эпидемиолог Геннадий Онищенконың әлеге сүзләрен ТАСС язып чыкты.

«Майга кадәр вакыт күп, - дип билгеләп үтте Онищенко. — Әгәр дә без сезнең белән хәзер ничек кирәк, шулай эшләсәк, ул вакытта пандемия туктатылырга, һәрхәлдә, идарә итә алырлык хәлгә килергә тиеш».

Табиб-эпидемиолог хәбәр иткәнчә, бүгенне көндә эшләми торган көннәр кертү өчен нигез юк, чөнки вакциналар бар һәм прививкалар ясау кампаниясенә игътибар бирергә кирәк.

Моңа кадәр, Грециянең Аристотель университеты профессоры Демосфен Сарияннис омикрон-штамм белән зарарлану дулкыны 20 февральгә кимиячәк, дип белдергән иде. Ул бу мутациянең Covid-19ның соңгысы булырга мөмкин булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100