news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар коронавируска каршы вакцинациянең нинди нәтиҗәләргә китерү ихтималын әйтте

Аллергиядән интегүчеләргә прививка ясатырга бер көн кала һәм вакцинация узганнан соң бер көн үткәч антигистамин препаратлар кабул итәргә, температурасы еш күтәрелә торган кешеләргә исә вакцинациядән соң төнгә каршы парацетамол эчәргә кирәк.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация ясату нәтиҗәсендә ОРВИ симптомнары күзәтелергә һәм хроник авырулар көчәергә мөмкин. Бу хакта РБК белгечләргә сылтама белән хәбәр итә.

«Кешедә ОРВИның бернинди симптомнары да (томау, ютәл, температура, хәлсезлек) булмавы шарт. Шулай ук вакцинациягә кадәр бер ай дәвамында хроник авыруларның кискенәюе күзәтелергә тиеш түгел», - дип искәртте «Лидер Медицина» медицина үзәгенең баш табибы, инфекционист Евгений Тимаков.

Фундаменталь һәм трансляцион медицина федераль тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Александр Чепурнов ачыклык керткәнчә, кискен респиратор авырулар иммунитетның вакытлыча кимүенә китерә. Шуның аркасында авырганнан соң бер ай дәвамында прививка ясатырга киңәш ителми.

Моннан тыш, Тимаков сүзләренчә, прививка ясатырга өч көн кала һәм аннан соң зур күләмдә алкоголь кулланмаска, авыр эшкәртелә торган ризыклар һәм фастфудтан баш тартырга кирәк. Шулай ук пациентка, укол кадаткан вакытта аңын югалтмас өчен, вакцинациягә психологик яктан әзер булу шарт.

Йогышлы авырулар табибы аллергиядән интегүчеләргә прививка ясатырга бер көн кала һәм вакцинация узганнан соң бер көн үткәч антигистамин препаратлар кабул итәргә киңәш итте. Температурасы еш күтәрелә торган кешеләргә вакцинациядән соң төнгә каршы парацетамол эчәргә кирәк, диде табиб.

«Татар-информ» агентлыгы дәүләт хезмәтләре сайтында коронавируска каршы прививка ясату турында паспорт бирә башлаулары хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100