news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб бәйрәмнәрдән соң коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны артачагын әйтте

Евгений Тимаков теркәлгән авырулар санының кимүен коронавируска үткәрелгән тестларның исәбе кимү белән аңлатты.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәре төгәлләнгәннән соң Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны янә арта башлаячак. Йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бер атнадан соң, бәйрәмнәрнең беренче биш көне үткәч, кешеләр бер-берсе белән контактка керү сәбәпле, авыручылар саны артачак», - дип ачыклык кертте белгеч.

Эксперт сүзләренчә, хәзерге вакытта илдә коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы, әмма киеренке булып кала. Мәскәүдә – гыйнвар ахырында, Россиядә исә февраль азагында хәл тулысынча тотрыклы төс алыр дип көтелә, диде ул.

Коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, соңгы тәүлектә Россиядә 24 150 кеше әлеге инфекцияне йоктырган. Моннан бер көн элек бу күрсәткеч 26 301гә тигез булган.

Тимаков теркәлгән авырулар санының кимүен коронавируска үткәрелгән тестларның исәбе кимү белән аңлатты. Эпидемиянең иң югары ноктасын үтмәдек әле, дип сүзен төгәлләде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100