news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәтләре сайтында коронавируска каршы прививка ясатучыларга паспорт бирәләр

Яңа сервис ярдәмендә прививка ясату турындагы белешмә һәрвакыт кул астында булачак.

Дәүләт хезмәтләре сайтында коронавируска каршы прививка ясатучыларга паспорт бирәләр
«Татар-информ» архивы

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). «Дәүләт хезмәтләре» порталында яңа сервис эшли башлады – коронавируска каршы прививка ясаткан барлык гражданнарга махсус паспорт биреләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.

«Дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинетта вакцинация узган һәр пациент дистанцион рәвештә коронавируска каршы прививка ясатуы турында сертификат алачак», - дип ачыклык кертте сәламәтлек саклау министры.

Яңа сервис ачылуы турында декабрь аенда ук хәбәр ителгән иде. Михаил Мурашко мондый функциянең россиялеләр өчен уңайлы булачагы хакында әйтте – прививка ясату турындагы белешмәне телефоннан теләсә кайсы вакытта күрсәтеп булачак.

Бүгенге көндә вакцинация ике препарат («Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона») ярдәмендә үткәрелә. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова элегрәк билгеләп үткәнчә, гражданнарның прививка ясаткан вакытта әлеге препаратларның берсен сайлап алу мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100