news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районының өч мәктәбендә биш сыйныф карантинга ябылган

Соңгы атнада тын юлларында вируслы кискен инфекциянең 52 очрагы теркәлгән, диде белгеч.

(Яңа Чишмә, 2 декабрь, «Татар-информ», «Яңа Чишмә хәбәрләре»). Яңа Чишмә районында балалар арасында салкын тиеп авыручылар саны артуы күзәтелә.

«Соңгы атнада тын юлларында вируслы кискен инфекциянең (ОРВИ) 52 очрагы теркәлгән, шуның 23е — 14 яшькәчә балалар», — дип билгеләп үтте атна саен үткәрелгән планеркада Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең баш белгече Гөлфирә Мостафина.

Укучыларның 40-60 проценты ОРВИ белән авыруы сәбәпле, Яңа Чишмәдә өч мәктәптә биш сыйныф бер атналык карантинга ябылды.

Бер атна вакыт узгач, вазгыятькә анализ ясалачак һәм ул яхшырган очракта дәресләр яңадан дәвам итәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot