news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 236 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 38 524 очрагы рәсми рәвештә расланган.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 236 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«89 кеше хастаханәгә озатылган, 147 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 108, Чаллыда — 14, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында унберәр очрак ачыкланган. Коронавирус очраклары республиканың барлыгы 35 муниципалитетында теркәлгән.

Шул рәвешле, 2 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 38 524 очрагы рәсми рәвештә расланган, 32 006 кеше (шуларның 270е — узган тәүлектә) авырып терелгән.

Республикада барлыгы 2 053 827 кеше (шуларның 6135е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 591 425 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100