news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус кичергәч бирелә торган сертификат бер ел гамәлдә булачак

Элегрәк коронавирус кичерү турындагы сертификат алты айга каралган иде.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы авыруын кичергәнлек турындагы сертификатның гамәлдә булу вакыты авырып терелгәннән соң бер ел булачак. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.

Ведомство вәкиле барлык яңа документларны нәкъ менә шушы чорга рәсмиләштерәләр, ә элек бирелгән документларны 12 айга кадәр озайталар, дип аңлатты.

«Бу — техник процедура, ул якын арада тәмамланачак. Барлык кирәкле карарлар кабул ителде», — дип искәртте Кузнецов.

Элегрәк коронавирус белән авырганлык турындагы сертификат алты ай дәвамында гамәлдә иде. Әмма соңыннан документның гамәлдә булу вакытын ике тапкыр озайтырга дигән карар кабул ителде, бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде.

Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, моның сәбәбе — коронавирус белән кабаттан авыручылар санының кимүе. Аның бәяләве буенча, ул 0,74 процент тәшкил итә.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә чикләү чараларын кертүне һәм үтәүне шәхсән контрольдә тотарга һәм Covid-19 инфекциясенә каршы вакцинация темпларын тикшереп торырга кушкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100