Гамәлдәге вакциналар «омикрон» штаммын йоктыргач та үлемнән саклап калачак

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының өлкән фәнни хезмәткәре Сумия Сваминатан брифингта шулай дип белдерде.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Гамәлдә булган вакциналар коронавирус инфекциясенең авыр очраклары һәм үлем-китемгә каршы әле дә иң нәтиҗәле чара булып кала. Яңа омикрон-штаммның барлыкка килүе дә моңа йогынты ясамады, дип искәртте брифингта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының өлкән фәнни хезмәткәре Сумия Сваминатан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Вакциналар үзләренең саклагыч үзлекләрен югалтырмы-юкмы икәнлеген ачыклыйсы бар әле. Әмма гамәлдәге вакциналар, башка вариантлар кебек үк, авыр очраклар һәм үлем-китемгә каршы әле һаман да нәтиҗәле чара булачак», - диде белгеч.

Эксперт якын арада ковидка каршы препаратларның составын үзгәртү кирәклеген бәяләргә ниятлиләр.