news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел беренче яртыеллыкта ВИЧ белән авыручылар кайсы районнарда күбрәк булуы билгеле

Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә районнарында былтыр да, быел да беренче яртыеллыкта яңа авыру очрагы юк.

Быел беренче яртыеллыкта ВИЧ белән авыручылар кайсы районнарда күбрәк булуы билгеле
Владимир Васильев

(Казан, 2 декабрь, «Татар-Информ, Гөлнар Гарифуллина). Быел беренче яртыеллыкта Татарстанның берничә районында ВИЧ белән авыручылар, узган елга караганда, арткан. Бу Азнакай, Аксубай, Баулы, Буа, Чаллы, Чистай, Теләче, Тукай, Тәтеш, Питрәч, Түбән Кама, Менделеевск, Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан, Алабуга районнары.

Әлеге статистик мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш үзәгеннән юлладылар.

Сарман, Чирмешән, Нурлат, Лениногорск, Лаеш, Кукмара, Зәй, Чүпрәле, Бөгелмә, Арча, Әлмәт, Әгерҗе районнарында ВИЧ белән авыру очраклары кимегән.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, Актаныш, Әлки, Апас, Әтнә, Ютазы, Саба, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Мөслим, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында 2021 елның беренче яртыеллыгында ВИЧ белән авыруның бер очрагы да теркәлмәгән, дип нәтиҗә ясарга була.

Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә районнарында былтыр да, быел да беренче яртыеллыкта яңа авыру очрагы юк.

Искәрмә: таблицадагы барлык күрсәткечләр 100 мең кешегә нисбәттә бирелгән.

2020 һәм 2021 елларның беренче яртыеллыкларында авыру күрсәткечләре чагыштырып күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100