news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш санитар табиб: Татарстанда тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк

Балаларны дәрестән читләштерү вирусның бер укучыдан икенчесенә йогуын булдырмаска ярдәм итә.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда ОРВИ аркасында карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр юк.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина журналистларга шулай дип белдерде.

«Читләштерү чарасы — оешкан коллективлар арасында кисәтү чарасы ул, бүген сыйныфны карантинга озату турындагы карарны белем бирү учреждениесе кабул итә. Әгәр сыйныфта авыру йоктырган балаларның саны мәктәпне сагайта икән, бу бик яхшы. Укучыларның 20 проценты ОРВИ белән авырган очракта сыйныф бер атнага карантинга җибәрелә», — дип хәбәр итте санитар ведомство башлыгы.

Балаларны дәрестән читләштерү вирусның бер укучыдан икенчесенә йогуын булдырмаска ярдәм итә.

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, бүген республикада ОРВИ аркасында тулысынча ябылган һәм дистанцион укуга күчерелгән мәктәпләр юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100