news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин киләсе атнада ковидка каршы прививка ясый башларга йөкләмә бирде

Россия Президенты төбәкләрдә медицина үзәкләре ачуга багышланган видеоконференциядә катнашты.

Владимир Путин киләсе атнада ковидка каршы прививка ясый башларга йөкләмә бирде
http://kremlin.ru

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе атнада Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләү башланырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция вакытында вице-премьер Татьяна Голиковага шундый йөкләмә бирде. Бу турыда Sputnik радиосы хәбәр итә.

Россия Президенты сүзләренчә, якындагы көннәрдә 2 миллионнан артык доза вакцина җитештереләчәк.

«Алдан сөйләшкәнчә, беренче итеп табибларга һәм укытучыларга прививка ясаячаклар. Әгәр бу адымга ныклап әзер дип санасагыз, эшне киләсе атна ахырына күпләп вакцинацияләүгә керешерлек итеп оештыруыгызны сорыйм», — диде Владимир Путин.

«Россия Президентына прививка кампаниясе башлануы турында хәбәр ителәчәк», — диде Татьяна Голикова. Шулай ук ул прививканы теләгән кешеләргә ясаячакларын һәм ул бушлай булачагын да искәртте.

Дәүләт башлыгы бүген Россия Оборона министрлыгының төбәкләрдә коронавирус белән авыручы пациентларны дәвалау өчен медицина үзәкләре ачылу уңаеннан оештырылган видеоконференциядә катнашты.

Владимир Путин сүзләренчә, хәрби төзүчеләр һәм граждан белгечләр куелган бурычны яхшы башкарган. Медицина объектлары график буенча тапшырылган, эшләр сыйфатлы башкарылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100