news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен 650 кеше сайлап алынган

Иреклеләр төркеменә Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм укытучылары керәчәк.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда «ЭпиВакКорона» вакцинасын сынау өчен 650 кеше сайлап алынган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

Сынауда укытучылар һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре катнашачак.

«Татарстанда 650 ирекле кеше сайлап алынды. Республиканың оператив штабы тарафыннан теркәлгән клиник тикшеренүләрдә катнашучы иреклеләр риск төркеменнән: мәгариф өлкәсе һәм Роспотребнадзор системасы хезмәткәрләреннән сайланачак», - диде спикер.

Ул Россия буенча тикшеренүләрдә Россиянең биш субъектыннан, анда Татарстан да кергән, 4 мең кеше катнашачагын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, 14 октябрьдә Россиядә «ЭпиВакКорона» коронавирусыннан икенче вакцина теркәлде.

Вакцинаның төп аермасы вирус фрагментлары — синтетик пептид антигеннары булудан гыйбарәт. Иммун реакция китереп, препарат иммунитетны алга таба арттырырга, ныгытырга ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100