news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 90 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле 10 514 кеше авырды.

Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 90 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 90 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 90 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 10 мең 514 очрак», - дип хәбәр итте ул.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, бер тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 43 кешесе терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot