Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Озакка сузылган коронавирус авыруының җиде симптомы билгеле булды
COVID-19 белән озак авырганда пациентның хәле вакытлыча яхшырырга мөмкин, әмма соңрак авыру симптомнары янә әйләнеп кайта.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Британия белгечләре озакка сузылган коронавирусның төп симптомнарын ачыклаган. Бу турыда British Heart Foundation фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Белгечләр озакка сузылган симптомнар куркынычрак та булырга мөмкинлеген белдерә.
Табиблар озакка сузылган коронавирус симптомнарына арыганлык, тын кысылу, борчылу, депрессия, йөрәк тибеше ешаю, күкрәк авырту, мускуллар һәм буыннар авыртуы һәм ачык фикерли алмау керүен искәртә.
COVID-19 белән озак авырганда пациентның хәле вакытлыча яхшырырга мөмкин, әмма соңрак авыру симптомнары янә әйләнеп кайта, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз