news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус белән авыручыларның 98 проценты «дельта» штаммына туры килә

«Лямбда» һәм «мю» штаммнары белән зарарланучыларның берничә очрагы гына булды, тарала торган түгел, - диде Роспотребнадзор башлыгы.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә ачыкланган коронавирус очракларының 98 проценттан артыгы «дельта»штаммына туры килә. «Лямбда» һәм «мю»  берничә очрак кына булды, тарала торган түгел, - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова.

«Штаммның ачыкланган барлык вариантларының 98 проценттан артыгы "дельта" штаммы. „Лямбда“ һәм „мю“ штаммнарының аерым очраклары бүген Россия территориясендә таралмый, әмма без моны катгый контрольдә тотабыз», — дип искәртте ведомство җитәкчесе Covid-19 белән көрәш буенча Координация советы утырышында.

Элегрәк Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры Василий Акимкин Россиядә пандемия вакытында «мю» белән өч һәм «лямбда» штаммы белән зарарланган бер кеше теркәлүе турында сөйләгән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100