news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог түбән температура Covid-19ның иң авыр симптомнарының берсе икәнлеген әйтте

Түбән температура организмның токсиннарга каршы тора алмавын, шулай ук инфекциягә каршы иммун җавап булмавы турында искәртә.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус вакытында түбән температура — иң авыр симптомнарның берсе. Шуңа күрә инфекция йоктырган барлык кешеләргә тән температурасын көнгә өч тапкыр үлчәргә кирәк, дип киңәш итә табиб-иммунолог Владислав Жемчугов.

«Бу бик авыр хәл. Үлемгә берничә көн кала шулай була дигән сүз. Температура 36 һәм аннан азрак булса, игътибарлы булыгыз — бу иң авыр авырулар», — дип искәртте белгеч «Звезда» телеканалы белән әңгәмә вакытында.

Жемчугов түбән температура организмның токсиннарга каршы тора алмавын, шулай ук инфекциягә каршы иммун җавап булмавы турында хәбәр иткәнлеген әйтте.

Аның сүзләренчә, температураны мониторинглау өчен иң яхшысы нәкъ менә терекөмешле термометр туры килә, ул контактсыз һәм электрон градусниклар белән чагыштырганда төгәлрәк күрсәтә.

«Ким дигәндә бишәр минут дәвамында өч тапкыр үлчәнгән температура — бу клиник чаралар күрү өчен нигез. Әгәр кеше агарган икән, иреннәре күгәреп чыкса, әле кан басымы да түбән икән — бу бик борчулы симптом. Барысын да анализлар нигезендә карарга кирәк, бигрәк тә инфекция билгеләре булмаганда», — диде белгеч. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100