news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта яңа ачылган госпитальдә 25 кеше дәвалана

«Кызыл зона»да көн саен 20 кешене тикшерәләр.

Мамадышта яңа ачылган госпитальдә 25 кеше дәвалана
«Нократ» газетасы

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Мамадышта яңа ачылган госпитальдә коронавирус белән авыртучылар белән элемтәдә булган 25 кеше дәвалана. Аларның өчесе авыр хәлдә. Бу турыда Мамадыш үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Айрат Галиев сүзләренә сылтама белән «Нократ» газетасы хәбәр итә.

Соңгы атнада Мамадыш районында 133 кеше пневмония белән авырган, 191 кешегә кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) диагнозы куелган.

«Кызыл зона»да көн саен 20 кешене тикшерәләр. Авыруларны җирле сәламәтлек саклау учреждениесенең йогышлы авырулар бүлеге базасында күптән түгел ачылган госпитальгә салалар. Бүгенгә тәүлек дәвамында 25 кеше табиблар күзәтүендә ята.

Мамадыш авыл җирлекләре арасында элеккечә Шәдче зонасы проблемалы булып кала. Биредә пневмония белән авыручылар саны югары дәрәҗәдә кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100