Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер миллионнан артык кеше прививка ясаткан
«Вакцинациянең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы авыручылар санын киметергә мөмкинлек бирми», — диде Марина Трофимова.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан халкының җитәрлек дәрәҗәдә вакцинация узмавы республикада коронавирус белән авыручылар санын киметергә мөмкинлек бирми.
Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова әйтте. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Премьер-министр Алексей Песошин уздырды.
Спикер сүзләренчә, быелның гыйнвар аенда Татарстанда коронавируска каршы массакүләм вакцинация башланды. Ул китергән мәгълүматларга караганда, 1 084 698 кеше прививка ясаткан, бу планның 44 проценты (планда — 2 437 278 кеше, ягъни республикадагы олы кешеләрнең 80 проценты).
«Вакцинациянең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы авыручылар санын киметергә мөмкинлек бирми», — диде республика ведомствосы җитәкчесе урынбасары.
Марина Трофимова сүзләренчә, вакцинация вазгыяте төрле районда төрлечә. Татарстанның төрле муниципалитетларында планнан 20-90 процент кеше прививка ясаткан. «Вакцинация ясатучылар 70-90 процентны тәшкил иткән районнарда, авыруның берән-сәрән очраклары гына теркәлә», — диде ул.
Шул ук вакытта өч ай эчендә хезмәт коллективларына 695 карар бирелгән, аның буенча вакцинацияне хезмәткәрләрнең 70 проценты узарга тиеш.
Премьер-министр Алексей Песошин прививка кампаниясе белән бәйле проблемаларны да атады. «Вакцинация темплары түбән. Оператив мәгълүматларга караганда, узган тәүлектә 1340 кеше прививка ясаткан».
«Хәзер бездә 612 мең доза вакцина бар. Барлык дүрт төр вакцина да („Спутник V“, „ЭпиВакКорона“, „КовиВак“ һәм „Спутник Лайт“ — редакция искәрмәсе) бар», — дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз