news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: ковидны җиңүнең бердәнбер юлы — вакцинация

Алексей Песошин Роспотребнадзорга һәм хокук саклау органнарына коронавирус таралуга каршы чараларны үтәүне контрольдә тоту өчен рейдларны дәвам итәргә кушты.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус эпидемиясен җиңүнең бердәнбер ысулы — вакцинация.

Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәдә Премьер-министр Алексей Песошин әйтте.

«Вазгыять катлаулы, соңгы атнада үсеш темпы - 2 процент. Өстәмә урыннар булдырыла, элек кабул ителгән чикләүләр гамәлдә», — диде Хөкүмәт җитәкчесе.

«Коронавируска каршы вакцинация дәвам итә, әмма аның темплары бик түбән. Узган көндә 1340 кеше прививка ясаткан, ә потенциаль мөмкинлек буенча, көненә 40 меңгә кадәр җиткерергә була», — дип төп проблеманы атады Алексей Песошин.

Премьер Татарстанда нибары 1 084 698 кешенең (планның 44,5 проценты) прививка ясатуын әйтте. Аның сүзләренчә, вакцина җитмәү турында сөйләргә сәбәп юк, хәзерге вакытта 612 мең доза вакцина исәпләнә. «Барлык төр прививка да („Спутник V“, „ЭпиВакКорона“, „КовиВак“ һәм „Спутник Лайт“ — редакция искәрмәсе)», — диде ул.

«Нәрсә эшләргә, нәрсә эшләмәскә дигән сүзләр бар. Башка дару, башка рецепт юк — бары тик вакцинация генә. Әйе, вакцинадан соң авыруның сирәк очраклары бар, әмма алай булса да авыру күпкә җиңелрәк уза», — диде Премьер-министр.

Моннан тыш, Алексей Песошин Роспотребнадзорга һәм хокук саклау органнарына коронавирус таралуга каршы чараларны үтәүне контрольдә тоту өчен рейдларны дәвам итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100