news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Трамп коронавирус йоктырган

Беренче лединың да COVID-19га тест уңай нәтиҗә биргән.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). АКШ президенты Дональд Трамп коронавирусы йоктыруы турында хәбәр итте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Бүген беренче леди һәм мин COVID-19га уңай нәтиҗә алдык. Без кичекмәстән карантинга китәбез һәм дәвалана башлыйбыз. Без аның белән авырлыклар аша бергә үтәчәкбез!» — дип язган ул Twitter.

Президент табибы, үз чиратында, дәүләт башлыгы һәм аның хатыны үзләрен яхшы хис итәләр, Ак йортта булырга һәм үз вазифаларын башкарырга планлаштыралар, дип сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot