Татарстанда коронавируска каршы вакцинация әле башланмаган

Әлегә Россиядә җитештерелгән препаратны китергәндә логистика мәсьәләсе тикшерелә.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы әле прививка ясый башламадылар. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Республикада әлегә коронавируска каршы массакүләм төстә прививка ясамыйлар. Шулай ук аерым кешеләргә дә. Хәзерге вакытта логистика мәсьәләсе тикшерелә», — дип белдерде спикер.

Элегрәк Россиядә җитештерелгән вакцинаны берничә данәдә төбәкләргә җибәрә башлаулары хакында билгеле булган иде.

Татарстан Президенты коронавируска каршы прививка ясату мәсьәләсендә үз фикерен белдерде инде. Миңнеханов шулай ук республикада табиблар һәм мәгариф системасында эшләүчеләрнең беренчеләрдән булып вакцинация ясата алачагы турында да хәбәр итте.