news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 740 меңгә якын кеше грипптан прививка ясаткан

Метро һәм сәүдә үзәге янында мобиль вакцинация пукнтларында 12 меңнән артык прививка ясаганнар.

Татарстанда 740 меңгә якын кеше грипптан прививка ясаткан
"Татар-информ" архивы

(Казан, 2 октября, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 740 меңгә якын кеше грипптан прививка ясаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Хәзерге вакытта грипптан вакцинацияне алынган вакцина саны процентыннан саныйбыз. Татарстан буенча олылар өчен алынган вакцинаның 97,4 процентын ясаганнар», — диде спикер.

Искәртеп узабыз, Татарстанга олылар өчен гриппка каршы барлыгы 530 меңнән артык доза кайткан, 516 мең чамасы кешегә ясаганнар.

Гриппка каршы балалар вакцинациясен 90,8 процентка кулланганнар. Республикага 241 мең доза вакцина кайтарылган, 218 меңгә якын балага ясаганнар.

«Метро һәм сәүдә үзәкләре янында мобиль вакцинация пунктларында 12 меңнән артык прививка ясаганнар», — диде Владимир Жаворонков

«Мега сәүдә үзәге һәм метро янында вакцинацияләү акциясе тәмамлана. Кайбер мобиль пунктлар бүген үк ябыла, калганнары вакцина запасы беткәнче ял көннәрендә дә эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100